Мәғариф
19 Мая 2025, 09:00

Урал батыр рухын саклаучылар очрашты

Бәләбәй шәһәренең Башкорт  гимназия-интернатында республикада 27 нче тапкыр уздырылучы "Урал батыр" эпосын башкаручы яшь чәчәннәр конкурсының зона этабы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Урал батыр рухын саклаучылар очраштыУрал батыр рухын саклаучылар очрашты
Урал батыр рухын саклаучылар очрашты

Матур чарада Бакалы, Бишбүләк, Ярмәкәй, Миякә, Шаран,Туймазы районнарыннан, Октябрьский шәһәреннән һәм, әлбәттә, Бәләбәй районыннан командалар катнашты.

Конкурс ике турдан торды: "Урал батыр" эпосын яттан сөйләү һәм "Урал баптыр" һәм башкорт халкының башка эпик риваятьләреннән өзек сәхнәләштерү.

Башкорт халкының бу бөек комарткысын, ата-бабаларыбыз буыннан-буынга тапшырган бай хәзинәне өйрәнүгә, яттан сәнгатьле сөйләүгә, сәхнәләштерүгә укучылар, аларның укытучылары бик җитди караган, ихлас әзерләнгән.

Эпосны балалар 200дән 1000 юлга кадәр ятлаган. "Урал батыр", "Заятүләк белән Сусылу", "Акбүзат" эпосларыннан өзекләр сәхнәләштергән. Яттан сөйләүчеләрдән өченче урынны –  Бишбүләк , икенчене – Ярмәкәй һәм Октябрьский командалары алса, беренче урында – Бәләбәй башкорт гимназия-интернатының 7 нче класс укучысы Сафия Пиргалина.

Икенче турда урыннар түбәндәгечә бүленде: өченче урында Бакалы командасы,  икенчедә – Туймазы  районының Серафимовка мәктәбе (бу районнан ике команда катнашты) һәм Миякә районы мәктәбе командалары, беренче урынны жюри әгъзалары Октябрьский шәһәре командасына бирде.
Беренче урын алганнар зона намусын Күмертауда узачак Республика дәрәҗәсендә яклаячак.

Зөлфия Гарифуллина.
Фотолар авторныкы һәм  гимназия-интернаттан

 

Урал батыр рухын саклаучылар очрашты
Урал батыр рухын саклаучылар очрашты
Урал батыр рухын саклаучылар очрашты
Урал батыр рухын саклаучылар очрашты
Урал батыр рухын саклаучылар очрашты
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас