Мәғариф
30 Мая 2025, 06:00

Уртак максат – имтиханнарны бирергә!

27 майда 15 нче мәктәптә чыгарылыш укучылары киләчәккә мөһим адым ясадылар – алар  беренче, математикадан мотлак имтихан тапшырдылар. Күпләр бик дулкынланды,  математика бит – гади предмет кына түгел, ул күп һөнәрләргә ачкыч.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уртак максат – имтиханнарны бирергә!Уртак максат – имтиханнарны бирергә!
Уртак максат – имтиханнарны бирергә!

Башланыр алдыннан укучыларның телефоннарын, сумкаларын һ.б.җыеп алдылар. Кулларда – паспорт һәм су. Имтиханны оештыручылар тагын бер тапкыр укучыларны кагыйдәләр белән таныштырдылар. Алар, әгәр имтихан бирүчегә начар булса, аудиториядән чыгаруларын, хәл кертергә ярдәм итүләрен, кирәк булса, ашыгыч ярдәм чакыртуларын искә төшерделәр. Бирәлми калган имтиханны резверв көндә тапшырырга була, һәм бу балларга йогынты ясамый.

Имтихан тапшыручылар арасында Татар гимназиясеннән унберенче класслар бар иде, алар укытучы Гүзәл Габдрахманова белән килгәннәр.

Күпләр өчен бу имтихан беренче, мәсәлән, Артур Фаррахов өчен.

 – Хис-тойгылар төрлечә: шатлык, каушау, әмма курку юк. Бүген профильле математика тапшырам, киләчәктә техник белгечлеккә укырга керергә ниятлим: нефть һәм газ өлкәсендә эшләячәкмен, – ди егет.

– Беркадәр борчылам. Математика тапшырам. Тагын рус теленнән язасы, җәмгыять белемен бирәсе була. Киләчәктә хайваннар белән эшләр өчен колледжга керергә һәм кинолог булырга телим, – дип сөйләде Алина Шәмсетдинова.

Ангелина Латыйпова да фикерләре белән уртаклашты, бу имтихан аның өчен икенчесе икән:

 – Имтиханга әзермен! Барсы да яхшы булачак. Әдәбият инде артта калды. журналистика факультетына керер өчен балларым җитәр дип өметләнәм.

БДИның төп чоры 23 майда әдәбият, тарих һәм химия буенча имтиханнардан башланды. Киләсе мотлак имхтихан – рус теле – аны укучылар 30 майда бирәчәкләр.

Алсу Фәизова.
Автор фотосы.

 

 

 

Уртак максат – имтиханнарны бирергә!
Уртак максат – имтиханнарны бирергә!
Уртак максат – имтиханнарны бирергә!
Уртак максат – имтиханнарны бирергә!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас