Мәғариф
3 Июня 2025, 09:00

Бәләбәй педагоглары яшь гагаринчыларны әзерләгән өчен билгеләнделәр

Башкортстан Республикасы мәктәп укучыларын укыту һәм  аларга илсөярлек тәрбиясе бирү өлкәсендә югары казанышлары өчен, бөек илебез мирасын саклау эшенә әһәмиятле өлеш керткән өчен, тарих һәм җәмгыять белеме буенча Ю.А. Гагарин исемендәге кубокка  республика  мәктәп укучылары олимпиадасында укытучы-остаз сыйфатында актив катнашкан өчен  Бәләбәй районыннан өч педагог Русия Федерациясе Дәүләт думасының мәгариф буенча комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәй педагоглары яшь гагаринчыларны әзерләгән өчен билгеләнделәрБәләбәй педагоглары яшь гагаринчыларны әзерләгән өчен билгеләнделәр
Бәләбәй педагоглары яшь гагаринчыларны әзерләгән өчен билгеләнделәр

Алар тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары – Татар гимназиясеннән Евгений Альберт кызы Афлятунова, Надежда Николаевна Борисова (Мәтәүбаш авыл мәктәәбе) һәм Татьяна Васильевна Краморенко 1 нче санлы гимназиядән.

27 майда  Уфада "Торатау" конгресс-холлында яшь гагаринчыларны уңышлы әзерләгән өчен укытучы-остазларны бүләкләү тантанасы узды.

Бәләбәй педагогларының уңышы 2024-2025 елгы уку елын лаеклы тәмамлау булды.

Арытаба да иҗади уңышлар телибез!

Мила Любченко әзерләде. Фото Мәтәүбаш авыл мәктәбеннән.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас