

Атна буе командалар янгын эстафетасында, урманда каршылыклар тулы полосаны, химик зарарланган зонаны үтү, йөрәк-үпкә реанимациясе алымнарын кулланып, каза күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү, физик әзерлек һәм 20 чакрымга "исән калу" маршруты буенча ярышканнар.
Катнашучылар шулай ук үзең белән таныштыруда, викторина, конкурсларда, стена газетасы чыгаруда иҗади сәләтләрен күрсәткәннәр.
Быел ярышлар программасына гадәти булмаган конкурс кертелгән – "Халык милли кухнясы". Катнашучыларга кыр шартларында милли ризык әзерләргә кирәк булган. Бәләбәй командасы әзерләгән чәк-чәк жюри әгъзаларына бик ошаган, һәм алар безнекеләргә беренче урын биргән.
Команданы ярышларга сыйфатлы әзерләгән өчен Бәләбәй командасы җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Регина Иванова әзерләде.
Фотолар Мәгариф бүлегеннән.