Мәғариф
7 Июля 2025, 10:00

Һөнәрдә яңа исемнәр. Бәләбәй колледжларында чыгарылыш кичәләре узды

Бәләбәй районы янә үз канаты астыннан һөнәри биеклекләрне яуларга әзер яшь белгечләрне  очырды

Добавить в предпочтительные источники Google
Һөнәрдә яңа исемнәр. Бәләбәй колледжларында чыгарылыш кичәләре уздыҺөнәрдә яңа исемнәр. Бәләбәй колледжларында чыгарылыш кичәләре узды
Һөнәрдә яңа исемнәр. Бәләбәй колледжларында чыгарылыш кичәләре узды

Гуманитар-техник колледжда 258 студент укуын тәмамлады. Шуларның  53е колледжның педагогия бүлегеннән булачак укытучылар һәм тәрбиячеләр. 33 студентның кызыл дипломга ия булуын билгеләү аеруча күңелле, бу – югары әзерлек һәм тирән белемле булу дәрәҗәсе күрсәткече.

Механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжында 82 урта звено белгече укуны тәмамлау турында диплом алдылар. Аларның җидесе – кызыл дипломга ия. Тагын 114 студент квалификацияле эшчеләр, хезмткәрләр әзерләү пргораммасы буенча чыгарылды. Аларның алтысы укуда аерылып торган.

Медицина колледжы 146 һөнәрмән чыгарды, алар илебез медхезмәткәрләре сафын тулыландырачак. Араларында – 17се фельдшер. Шатлык өчен аерым сәбәп –  кызыл дипломлылар саны 44!

Алсу Фәизова.

Фотолар колледжлардан

Һөнәрдә яңа исемнәр. Бәләбәй колледжларында чыгарылыш кичәләре узды
Һөнәрдә яңа исемнәр. Бәләбәй колледжларында чыгарылыш кичәләре узды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас