Мәғариф
31 Августа 2025, 06:00

“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”

Бәләбәй районы мәктәпләрендә гадәттән тыш  хәлләр очрагында һәм террор янаганда  белем бирү оешмалары һәм сак хезмәткәрләренең  эш итүе буенча бердәм укулар (учения) узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”
“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”

Яңа уку елына әзерлек план буенча алып барыла. Барлык мөктәпләр өчен төп бурычларның берсе – уку процессының хәвефсезлеген тәэмин итү.

Мәгариф идарәсенең ОБЖ бүлеге начальнигы Назыйм Кадыйров сөйләвенчә, өйрәнүләр уздыруга барсы да җаваплы караган. Хакимият, мәгариф идарәсе, террорга каршы комиссия вәкилләре, МВД бүлеге, 43 нче янгын-коткару часте һәм Бәләбәй районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге  хезмәткәрләре чакырылган.

Өйрәнүләрнең сценариена ярашлы, 2 нче мәктәпкә коралланган террорчы кергән. Саклаучы кичекмәстән тревога төймәсенә басарга, бу хакта укучыларга һәм укытучыларга хәбәр итәргә, Росгвардия сугышчылары килеп җиткәнче хәвефсез урынга яшеренергә тиеш була. Укучылар һәм укытучылар, үз чиратларында, баррикада эшләргә, ишекләр һәм тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераккарак китәргә, тынлыкны сакларга тиеш булганнар.

Җинаятьчене тотканнан соң, бинада шартлаткыч белән тартма калуы ачыклана. Мәктәп оператив рәвештә эвакуацияләнә, ә бина тирәли территория хәлне ачыклаганчы һәм янау беткәнче бүленеп куела.  Педагоглар инструкция буенча эш итәләр.

Укуны рештыручылар хәбәр итү системаларының ничек эшләвен тикшергәннәр, ашыгыч хезмәтләр һәм террорга каршу структуралар белән үзара эш итүне үзләштергәннәр. Ахырда катнашучыларның хәрәкәт итүенең дөреселегенә бәя бирелгән,  белем бирү коллективының һәм мәктәп җитәкчелегенең эшен яхшырту буенча киңәшләр бирелгән.

Назыйм Кадыйров: “Балаларның тынычлыгы – безнең  җаваплылык. Мәктәпләр җитәкчеләре һәм педагоглары гадәттән тыш хәлләрдә эш итү тәртибен яхшы белергә тиеш. Укулар  белем учреждениеләренең  моңа охшаш хәлләргә әзерлеген ачыкларга, кирәкле белем, күнекмәләр тупларга  мөмкинлек бирә”, – диде.

 

Алсу Фәизова. Елена Петрова фотолары.

“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”
“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”
“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”
“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”
“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”
“Балаларыбыз тынычлыгы – безнең җаваплылык”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас