Барлык яңалыклар
Мәғариф
20 октябрь , 13:00

Файдалы һәм кызыклы экскурсия

Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең 9 сыйныф укучылары федераль проект һәм бердәм «Профессионалитет» ачык ишекләр көне кысаларында 16 октябрьдә  Бәләбәй гуманитар-техник көллиятендә булганнар.

Файдалы һәм кызыклы экскурсия
Файдалы һәм кызыклы экскурсия

Ачык ишекләр көне кемгәдер булачак һөнәрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Укучылар укырга ничек керү турында мәгълүмат алганнар, укытыла торган белгечлекләр һәм һөнәрләр турында кызыксынып  тыңлаганнар, ә алар: "Биналар һәм корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү", "Машина төзелеше технологиясе", "Җиһазларны монтажлау, техник эшкәртү һәм ремонтлау", "Кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыручы".

Укучыларга осталык класслары оештырылган, студент тормышының кызыклы мәлләре күрсәтелгән, шәһәр предприятиеләре белән хезмәттәшлек турында мәгълүмат бирелгән. Укучылар уку йорты белән танышып кына калмаганнар, укытучыларга һәм волонтерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны биргәннәр, белем бирү программалары, кабул итү һәм укыту шартлары турында белгәннәр.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Фотолар: татар гимназиясе архивыннан.

Файдалы һәм кызыклы экскурсия
Файдалы һәм кызыклы экскурсия
Файдалы һәм кызыклы экскурсия
Файдалы һәм кызыклы экскурсия
Файдалы һәм кызыклы экскурсия
Файдалы һәм кызыклы экскурсия
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас