Барлык яңалыклар
Мәғариф
23 октябрь , 11:00

Көзге каникуллар гадәттәгедән озынрак була

 Укучылар 25 октябрдән 4 ноябргә кадәр ял итәчәк.

Көзге каникуллар гадәттәгедән озынрак була
Көзге каникуллар гадәттәгедән озынрак була

Башкортстанның мәгариф министры якынлашып килгән көзге мәктәп каникуллары турында искә төшерде.

"Уку календарына ярашлы, мәктәп укучылары өчен көзге каникуллар – 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр. Быел каникулдан соң безне дәүләт байрамы — 4 ноябрдә билгеләнгән Халыклар бердәмлеге көне көтә. Шулай итеп, укучылар тугыз көн (25 октябрьдән 4 ноябрьгәчә) ял итә. Чәршәмбе, 5 ноябрьдә, балалар яңа көч-дәрт белән парта артына утыра", – дип язды Илдар Мәүлетбирдин социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Министр шулай ук ата-аналарга каникул чорында балаларның иминлеге турында кайгыртуны үтенеп  мөрәҗәгать итә. Ә укучыларга бу көннәрне файдалы итеп үткәрүләрен тели. Әйтик, күбрәк саф һавада йөрергә, кызыклы китаплар укырга, гаилә белән вакыт үткәрергә һәм мәдәни чараларга йөрергә.

Башинформ.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас