Уеннар башлангыч сыйныф укучыларының “Россия бөркете” социаль активлыгы программасы кысаларында узды. Һәр бирем катнашучылардан нәтиҗәлелек, креативлык һәм, әлбәттә, командада эшли белүне таләп итте. Гаиләләр үз визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, викторинада – эрудицияләрен, эстафетада җитезлек һәм тизлек күрсәттеләр, шулай ук шәҗәрәләре белән таныштырып, гаилә тарихлары белән уртаклаштылар. Төрле-төрле этаплар һәр гаилә әгъзасының талантын ачарга мөмкинлек бирде.
Барлык командалар да яхшы әзерләнгәннәрен күрсәттеләр, әмма бу юлы бәхет 8 нче мәктәптән Әсадулиннар гаиләсенә елмайды. Марат, Айгөл һәм Тимур, жюри һәм тамашачыларның йөрәген яулап, бәхәссез лидер булдылар.
"Беренчеләр гаиләләре" конкурсы турында безгә сыйныф җитәкчебез Олеся Айрат кызы Абдуллина сөйләде, - дип уртаклашты Айгөл Айрат кызы. – Без шунда ук катнашырга булдык, чөнки бу вакытны бергә үткәрү һәм 8 нче мәктәп намусын яклау өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый искиткеч конкурста җиңү – икеләтә шатлык!" Тимурга, актив һәм энергияле малай буларак, бигрәк тә спорт конкурслары ошаган. Мондый уңышны көтмәвен әйтте. Хәзер Әсадулиннар гаиләсен яңа чакыру көтә – ноябрьдә Уфада узачак республика этабы.
Конкурсны оештыручылар гаиләләрне берләштерүдә мондый чараларның мөһимлеген ассызыклыйлар: "Барлык катнашучылар да бүләкләр генә түгел, яхшы кәеф та алдылар, Бәләбәй районында – иң тату гаиләләр икәнен тагын бер кат расладылар!»
Регина Иванова.
Фотолар Әсадулиннар гаиләсе архивыннан