Типографиягә бару яшь кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Басучылар аларга газета "тууының " механик процессын күрсәттеләр – пленка әзерләүдән алып әзер тираж чыгуга кадәр. Балалар ифрат кызыксынып куәтле басма станогының эшләвен күзәттеләр, ә яңа гына басылган җылы битләр аларда соклану уятты.
Төпләү цехы да кызыклы булып чыкты. Монда алтынчы сыйныф укучылары гади кәгазь һәм картон битләреннән төсле журналлар һәм календарьлар ясалуын күрделәр. Булачак инженерларны станокларның ничек эшләве, аларның катлаулы механизмнары аеруча кызыксындырды. Дөресен генә әйткәндә, балаларның күбесе туган шәһәрләрендә газета, китап һәм журналлар басыла торган урын барлыгын беренче тапкыр белделәр.
Программаның чираттагы пункты "Белебеевские известия" газетасы редакциясе булды. Баш мөхәррир Светлана Шириня укучыларны ачык йөз белән каршы алды һәм аларга редакция тормышын сөйләде. Үсеп килүче буын тормышында укуның мөһимлегенә аерым игътибар бирелде.
Редакция бүлекләрендә экскурсантлар хезмәткәрләр белән аралаша алдылар. Компьютер бүлеге аеруча кызыксыну уятты.
"Урал тавышы" чуваш газетасы редакциясендә укучылар милли басмада эшләү үзенчәлекләре турында белделәр, шулай ук газетаның яңа чыгарылышын бүләккә алдылар.
"Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында без инженер сыйныф укучылары белән район предприятиеләренә даими йөрибез, – дип уртаклашты сыйныф җитәкчесе, география укытучысы Любовь Биккулова. – Бәләбәй мәгълүмат үзәге бу уку елында безнең графикта беренче булды. Кунакчыл каршы алуыгыз өчен без бик рәхмәтле! Балаларга чыннан да бик ошады!»
Экскурсия тәмамлангач, алтынчы сыйныф укучылары хисләре белән уртаклаштылар, алар үзләре өчен яңа, мавыктыргыч матбугат һәм журналистика дөньясын ачтылар бит. Мондый танып-белү каникуллары, Һичшиксез, Бәләбәй яшьләренең дөньяга карашын киңәйтүгә һәм киләчәктә һөнәр сайлауга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның беренче яртыеллыгына татар телендә чыгучы "Бәләбәй хәбәрләре" газетасына язылу дәвам итә. Олыларга гына түгел, балаларга да кызыклы булачак газетага язып алырга онытмагыз!
Регина Иванова. Автор һәм Л. Биккулова фотолары