Барлык яңалыклар
Мәғариф
31 октябрь , 17:00

"Һөнәрләр җәйгоры" белем һәм күнекмәләр белән уртаклашты

 28 октябрьдә "Һөнәрләр җәйгоры"  төбәк ресурс үзәгенең мобиль бригадасы  Аксаков  авылында  О.Г.Аксакова исемендәге  мәктәптә булдылар. Баруның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, шулай ук педагоглар һәм ата-аналар өчен семинар, осталык класслары һәм консультацияләр үткәрү.

"Һөнәрләр җәйгоры" белем һәм күнекмәләр белән уртаклашты
"Һөнәрләр җәйгоры" белем һәм күнекмәләр белән уртаклашты

Чара кысаларында үзәк педагоглары Н.С. Давыдова, Г.И. Данилова, А.Д. Швыркова, П.Б. Юрьева, В.В. Григорьев, Н.Н. Харисова төрле юнәлешләр буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар белән осталык класслары үткәрделәр:

* "Чүлмәкчелек эше". Балалар катламлы ысул белән тәлинкә  ясау эше белән таныштылар.

* "Тегү эше". Укучыларга тоткыч тегү ысулларын күрсәттеләр, һәм алар бу сәнгатьтә үз көчләрен сынап карадылар.

* "Столяр эше". Балалар агач белән эшләү нигезләрен үзләштерделәр һәм үзләренең беренче эшләнмәләрен ясадылар.

 * "Кулинария эше". Балалар сэндвичлар әзерләде һәм сервировкалау серләрен   өйрәнделәр.

 * "Үсемлекчелек". Укучылар үсемлекләр дөньясына чумдылар, яран гөлен күчереп утыртып карадылар һәм үсемлекләр турында бик күп яңалыклар белделәр.

 * "Һөнәри юнәлеш". Бу мастер-класс барышында балалар киләчәктә булачак һөнәри юнәлешләр турында белделәр.

 Ата-аналар (законлы вәкилләр) һәм педагоглар өчен укытучы-логопед Г.И. Климачева, дефектолог Л. А. Хәбирова  авыручы балалар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр, укырга, язарга, сөйләмне үстерергә өйрәтү методларын һәм алымнарын күрсәттеләр, практик киңәшләр бирделәр. Директор урынбасары З.Ф. Хафизова сәламәтлек мөмкинлекләре  чикле балалар белән эшләгәндә кирәкле норматив база белән таныштырды.

Алсу Фәизова әзерләде. Фотолар Аксаков авылының 41нче мәктәбеннән.

 

 

 

 

"Һөнәрләр җәйгоры" белем һәм күнекмәләр белән уртаклашты
"Һөнәрләр җәйгоры" белем һәм күнекмәләр белән уртаклашты
"Һөнәрләр җәйгоры" белем һәм күнекмәләр белән уртаклашты
"Һөнәрләр җәйгоры" белем һәм күнекмәләр белән уртаклашты
"Һөнәрләр җәйгоры" белем һәм күнекмәләр белән уртаклашты
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас