Барлык яңалыклар
Мәғариф
3 ноябрь , 11:00

Бәләбәй укучылары туристлар слетында катнаштылар

 Чишмә районында, «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә,  27-30 октябрь көннәрендә төбәк туристлар слеты узды. Бәләбәйнең «Хыялланучылар» командасы бу вакыйгада актив катнашты.

Бәләбәй укучылары туристлар слетында катнаштылар
Бәләбәй укучылары туристлар слетында катнаштылар

Актив ял итү, командада эшләү һәм уку халәтенә чуму өчен республиканың  төрле тарафларыннан 90нан артык катнашучы һәм остаз җыелган. Алар арасында алты бәләбәйле – 1 нче гимназия, Башкорт гимназия-интернаты һәм 15 нче мәктәп укучылары булды. Аларны “Беренчеләр хәрәкәте” остазы Елена Петрова озата йөрде.

 Катнашучылар өч көн ял итеп, табигать белән ләззәтләнеп кенә калмаганнкар, ә күп яңа нәрсәләр  өйрәнгәннәр.  Лекторлар һәр поход роле һәм җитәкчеләр өчен өйрәтү чаралары үткәргәннәр. Тәҗрибәле инструкторлар туризм һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча мавыктыргыч осталык класслары  үткәргәннәр, алар балаларда үз көчләренә ышану тойгысын ныгытырга  ярдәм итә.

 “Партизан авылына” экскурсия программаның иң чагу өлешенең берсе булган, анда катнашучылар сугыш еллары атмосферасына чума һәм хәрби техника экспозициясе белән таныша алганнар.

 “Поход кына түгел” квесты укытуның иң мөһим өлеше булган. Командалар төрле биремнәр үтәгәннәр, лагерьның планын төзегәннәр, беренче ярдәм күрсәтүгә тест үткәннәр, команда белән эшләү күнекмәләрен камилләштергәннәр һәм контент төшергәннәр. Болар барысы да лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм команда рухын ныгытуга ярдәм итә.

 “Каршылыклар полосасы” финал сынавы булган, анда катнашучылар «кичү»  үткән, арканнар буйлап хәрәкәт иткән һ.б.

- Онытылмаслык хис-кичерешләр алдык. Без берләштек, командада эшләргә өйрәндек. Безгә үсәргә һәм омтылырга урын бар. Киләсе туристлар слетында үз көчебезне сынап карарга шат булыр идек, - дип тәэсоратларын уртаклаштылар бәләбәйлееләр.

Алсу Фәизова әзерләде. Фотоларны  Тамара Буняева  тәкъдим итте

 

Бәләбәй укучылары туристлар слетында катнаштылар
Бәләбәй укучылары туристлар слетында катнаштылар
Бәләбәй укучылары туристлар слетында катнаштылар
Бәләбәй укучылары туристлар слетында катнаштылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас