Барлык яңалыклар
Мәғариф
4 ноябрь , 13:00

Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме

Мәтәүбаш авыл мәктәбендә зур, күңелле бәйрәм узды. Ул  бүген балалар укыган мәктәп бинасының төзелүенә 40 ел тулуга, башкача әйткәндә, мәктәпнең икенче мәртәбә тууы юбилеена  арналды.

Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме

Чакырылган кунаклар  – Урындагы башлангычларга ярдәм программасы -2025тә актив катнашкан авылдашлар, иганәчеләр (спонсорлар), ата- аналар, хаклы ялдагы укытучылар – мәктәп буенча экскурсия ясап, әлеге проектта катнашып җиңеп чыгу нәтиҗәсендә алмаштырылган – көлеп торган тәрәзәләрне кабат күздән кичереп, шатлык хисләре кичерде; экспонатларга бай музейда булып, күңелләрендә авыл, мәктәп тарихын яңартты.

Чара  мәктәпнең бәйрәмчә бизәлгән  залында дәвам итте.  Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Игорь Борисов,  мәктәп директоры вазыйфасын башкаручы, проектны тормышка ашыруда башлап йөрү төркеме рәисе Раушания Гайсина ППМИ-25тә  җиңүгә үз өлешләрен керткән барлык авылдашларга, спонсорларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр, аеруча актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.  Алар – иганәчеләр Илшат Биккинин, Владимир Якушин, Александр Танакбаев, Азамат Еркеев,  МХОда катнашучы Радмир Хөснетдинов,  Урал Исламов. Шулай ук тәрәзәләр куелганнан соң чүп-чарны ташу өчен  техника белән ярдәм иткән  Урал Нәбиуллин, күп балалы әти Руслан Уразаевка рәхмәт. "Авыл Советы депутаты Урал Рәвил улы – безнең терәгебез, ул  һәрвакыт һәр эштә акчалата да, техника белән дә ярдәм итә", – ди Раушания Вәзир кызы. Аллага шөкер, туган авылым халкы авылны, мәктәпне яшәтү өчен рухи көчен дә, матди ярдәмен дә кызганмый.

Алып баручылар мәктәп тарихына кыскача күзәтү ясадылар. Чарада төрле елларда эшләгән дүрт директор  - Римма Миргасим кызы Исхакова, Ногыманов Раил Гали улы, Еркеева Габидә Хәмдетдин кызы, Борисов Игорь Владимирович  –  хөрмәтле кунаклар итеп чакырылган иде, алар чыгыш ясап, балаларга укуда, укытучыларга изге хезмәтләрендә уңышлар теләде. Әйтергә кирәк, бу ике катлы мәктәп бинасы нәкъ менә Раил Гали улы директор булган чагында, аның гаять тырышлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсендә салынган. Авыл халкы рәхмәтле аңа.

Кунаклар укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән күңелле концерт карап, якты хис-тойгыларга баеды.

Мәктәп – авылның җирдәге кояшы. Сүнмәсен, һәрвакыт булсын ул.

Зәйфә Салихова.

Фотолар: авыл мәктәбе архивыннан.

Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Мәтәүбашта Мәктәп бәйрәме
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас