Июньне уку аена кертергә кирәк, дип белдерде Мәскәүдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ога Ярославская "Говорит Москва"радиостанциясе эфирында.
"Безнең каникуллар дөньяда иң озыны – өч ай безнең балалар җәй көне ял итә. Бу яхшы, әлбәттә, әмма ата-аналарның өч айлык ялы юк. Баланы өч ай буена кая куярга – иң мөһим мәсьәлә. Мин нәрсә тәкъдим итәр идем: июньне уку ае итәргә", – диде ул.
Ярославская бәяләвенчә, уку процессы апрельдә үк тәмамлана, чөнки май бәйрәмнәре һәм йомгаклау аттестацияләре артыннан укучылар яңа темаларны үзләштермиләр, ә аннары бөтенләй җәй буена каникулларга китәләр.