Мәгариф системасын 12 еллык укытуга күчерү турындагы карар тирән анализ һәм киң фикер алышуны таләп итә, дип белдерә ведомство башлыгы Сергей Кравцов.
Ул министрлык тарафыннан бердәм федераль белем бирү программалары һәм календарь-дәрес планлаштыру гамәлгә кертелүен искәртте. Бу укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә йөкләнешне балансларга мөмкинлек бирде.
Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, мәктәптә белем бирүне озайту идеясе беренче тапкыр гына барлыкка килми, әмма мондый мәсьәләләр бары тик фәнни җәмәгатьчелек, педагоглар һәм ата-аналар катнашлыгында каралырга тиеш, чөнки мәгариф системасы теләсә нинди үзгәрешләргә бик сизгер.
Фото: РБК