Татар гимназиясендә педагог Зилә Мөхәммәтова брускетт әзерләү буенча осталык классы оештырды. 7Б сыйныф укучылары класс җитәкчесе җитәкчелегендә традицион итальян закуска ризыгы – антипасто ясадылар.
Зилә Ягъфәр кызы кирәкле ингредиентлар әзерләгән: терияки соусында тавык, кыздырылган батон, тозлы кыяр, черри томаты, моцарелла сыры, петрушка, салат яфраклары, бөртекле горчица һәм эремчек сыры.
– Бездә "Сәламәт туклану атнасы" һәрвакыт җанлы уза. Үзем кулинария белән мавыгам. Узган ел татар милли ризыклары пешерү буенча онлайн-курс уздым, ә март аенда МХОда катнашучылар өчен класс белән чәк-чәк әзерләдек. Күптән түгел фуршет буенча курслар үзләштердем, шуңа күрә брускетт әзерләүгә арналган осталык класс уздырырга булдым. Аларны эшләү җиңел һәм тиз, бер дәрестә җыярга мөмкин.
Укучыларга бөтен сыйныф белән әзерләү ошый, ә иң мөһиме - мондый чарадан соң ризыктан авыз итәргә була, - дип уртаклашты Зилә Ягъфәр кызы.
Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән эко-скульптуралар күргәзмәсе оештырганнар..
Интернат-мәктәптә исә икенче сыйныф укучылары өчен "Файдалы ризык дөньясы буенча сәяхәт" квесты узган.
Уен төрле катлаулыктагы биремнәрдән торды: җиңел разминкадан алып капитаннарның интеллектуаль сугышына кадәр. Укучылар үз логикаларын, игътибарлылыгын һәм эрудициясен күрсәткәннәр.
Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән "Витаминлы шедеврлар" эко-скульптуралар күргәзмәсен оештырганнар.
"Сәламәт туклану атналыгы" акциясе нәтиҗәсендә укучылар файдалы күнекмәләр алганнар, сәламәт туклануның мөһимлеген тирәнрәк аңлаганнар, бу аларның сәламәтлегенә һәм гомуми иминлегенә уңай йогынты ясаячак.
Алсу Фәизова.
Фотолар: мәгариф учреждениеләреннән.