Барлык яңалыклар
Мәғариф
21 ноябрь , 17:00

Югары бәяләү культурасы өчен билгеләнгәннәр

Бәләбәй шәһәренең 1 нче гимназиясе белем бирү сыйфатының федераль рейтингына керде. Ул “Мәгариф оешмалары өчен сыйфат билгесе”нә лаек булды.

Югары бәяләү культурасы өчен билгеләнгәннәр
Югары бәяләү культурасы өчен билгеләнгәннәр

Ведомствода аңлатуларынча, бу билге ике төп юнәлеш буенча бирелә: укудагы казанышлар һәм белемнәрне бәяләүдә намуслылыкның югары стандартлары өчен. Бүгенге көнгә беренче критерий буенча Русиянең 330 мәктәбе билгеләнгән, ә икенчесе буенча – 970. Алар арасында1 нче гимназия дә бар, ул “Югары бәяләү культурасы” номинациясендә билге белән бүләкләнгән.

“Югары бәяләү культурасы"  –  укучыларның белемнәрен бәяләүдә объектив һәм гадел булу символы ул. Бу билге үз эшендә югары һөнәрилек  һәм намуслылык күрсәтүче мәгариф оешмаларына бирелә.

 – Белем бирү сыйфаты федераль рейтингы номинацияләренең берсендә булу безнең өчен зур дәрәҗә. Сыйфат билгесе – ул, беренче чиратта, педагогларыбызның һөнәри осталыклары, үз эшләрен һәм балаларны яратулары өчен күрсәткән хезмәте, - дип фикерен җиткерде 1 нче гимназия директоры Зәримә Ханнанова.

Алсу Фәизова әзерләде.

Фото 1 нче гимназиядән .

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас