Барлык яңалыклар
Мәғариф
24 ноябрь , 15:00

Эшмәкәрләрнең яңа буыны үсә

Бәләбәй шәһәрендәге СамДТУ филиалының тамаша  залында өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар командалары арасында “Киләчәк турында уйла” бизнес-проектларын эшләү буенча икенче муниципаль конкурсның финалы узды. Конкурс Бәләбәй районы хакимияте канаты астында оештырылды.  

Эшмәкәрләрнең яңа буыны үсә
Эшмәкәрләрнең яңа буыны үсә

 Сигез команда финалга чыкты һәм үз бизнес-проектларын уңышлы яклады. Берничә сәгать дәвамында компетентлы жюри укучыларның, студентларның һәм аларның остазларының башкарган зур эшләренә бәя бирде.

Муниципаль район хакимиятенең зур залында конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Бәләбәй районы хакимияте  башлыгы Азат Сәхәбиев призлар, дипломнар тапшырды, шулай ук командаларга конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә аларны районның әйдәп баручы эшмәкәрләре арасында күрергә теләвен җиткерде.

Регина Иванова

 

 

Эшмәкәрләрнең яңа буыны үсә
Эшмәкәрләрнең яңа буыны үсә
Эшмәкәрләрнең яңа буыны үсә
Эшмәкәрләрнең яңа буыны үсә
Эшмәкәрләрнең яңа буыны үсә
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас