Барлык яңалыклар
Мәғариф
26 ноябрь , 17:00

Яңадан иң яхшылар дип танылдылар

Икенче ел рәттән Бәләбәй шәһәренең 1 нче гимназиясе “Иң яхшы санлы мәктәп” республика конкурсының “Мәгариф оешмасының иң яхшы сайты”номинациясендә беренче урынны яулады. Быел конкурста 154 белем бирү оешмасы катнашты.  

Яңадан иң яхшылар дип танылдылар
Яңадан иң яхшылар дип танылдылар

 Конкурс экспертлары сайтны бизәүнең актуальлеген һәм эстетиклыгын, аның эшкә сәләтлелеген, структурасын, яңартуларның даимилеген, контентның баланслылыгын һәм нәтиҗәле кире бәйләнеш булуын бәяләделәр.

 1 нче гимназиянең уңышы артында инде 11 ел үзен мәктәпнең цифрлы йөзен булдыруга һәм аңа ярдәм итүгә багышлаган информатика укытучысы Игорь Анатольевич Исмәгыйлев тора. Нәкъ менә аның профессионализмы, энтузиазмы һәм заманча веб-технологияләрне тирән аңлавы хаклы рәвештә иң яхшысы дип танылган ресурс булдырырга мөмкинлек биргән.
"Гимназиядә 2015 елдан информатика укытучысы булып эшлим, - дип сөйли Игорь Анатольевич.  – Шунда ук  миңа мәктәп сайтын алып баруны ышанып тапшырдылар. Гимназиянең яңа сайты 2021 елда эшли башлады. Минем төп бурычым интернетта мәгълүматны тәкъдим итү структурасына һәм форматына тулысынча туры килә торган ресурс булдыру иде. Без аны барлык кулланучылар өчен мөмкин кадәр уңайлы, мәгълүмати һәм эстетик яктан җәлеп итүчән итәргә омтылдык».

Игорь Анатольевич ассызыклаганча, уңышка ирешү өчен техник таләпләргә туры килү генә җитми. Төп факторлар: мәгълүматның даими яңартылуы,публикациянең оперативлыгы һәм нәтиҗәле кире элемтә.

“Безнең сайт уйланылган структурасы, аңлаешлы интерфейсы һәм кызыклы контенты белән аерылып тора,  –  дип уртаклаша Игорь Анатольевич. – Без барлык яңалыкларны һәм чараларны тизрәк бастыруга аерым игътибар бирәбез, шулай ук ата-аналарга безнең белән җиңел һәм тиз элемтәгә керү мөмкинлеген булдырабыз. Болар барысы да безнең сайтка белем бирү процессында катнашучылар өчен актуаль, файдалы һәм кирәкле булып калырга мөмкинлек бирә”

Регина Иванова. Фотолар гимназиядән.

 

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас