Барлык яңалыклар
Мәғариф
2 декабрь , 15:00

Бәләбәй районында географик диктант яздылар

30 ноябрьдә бөтен Русиядә  күзгә-күз очрашу мәйданчыклары эшләде, анда теләүчеләр РГО (Русия географлар җәмгыяте)  оештырган географик диктант яза алды.

Бәләбәй районында географик диктант яздылар
Бәләбәй районында географик диктант яздылар

Җәмгыятьнең урындагы  бүлеге рәисе, 17 нче мәктәпнең география укытучысы  Любовь Биккулова сүзләренчә, Бәләбәй районында 500 кеше ил географиясе буенча белемнәрен тикшергән. Көндезге диктантта катнашучыларның төп составы - белем бирү оешмалары укучылары.

Иң күпсанлы мәйданчыклар 1, 15, 17 нче  мәктәпләр һәм Башкортстан гимназия-интернаты базасында оештырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, 14 декабрьгә кадәр диктантны дистанцион рәвештә РГО сайтында узарга мөмкин.

Любовь Иванова, РГО әгъзасы. Фотолар 15, 17 нче мәктәпләрдән, башкорт гимназия-интернатыннан. 

 

Бәләбәй районында географик диктант яздылар
Бәләбәй районында географик диктант яздылар
Бәләбәй районында географик диктант яздылар
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас