Барлык яңалыклар
Мәғариф
12 декабрь , 11:00

Туган телләр олимпиадасы узды

6 нчы декабрь көнне Бәләбәй шәһәренең 15 нче мәктәбендә туган телләр (татар, чуваш, мари) буенча олимпиаданың муниципаль этабы үтте.

Туган телләр олимпиадасы узды
Туган телләр олимпиадасы узды

Юлларда бозлавык булу сәбәпле, Мәтәүбаш укучылары бу мәртәбәле чарага килә алмады.
Олимпиадада барлыгы 19 укучы катнашты, шуларның 13е - татар, 6сы - чуваш теленнән.
Олимпиада 3 өлештән гыйбарәт иде, укучылар башта викторина сорауларына җавап яздылар, аннары бирелгән темага диалог төзеделәр һәм жюри әгъзалары белән әңгәмә кордылар. Ә өченче бирем- яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләү иде. Барлык укучыларның да олимпиадага җитди әзерләнүен билгеләп үтәргә кирәк, бигрәк тә шигырьләрне ихлас, чын күңел белән сөйләүләре ана телен яратуларын күрсәтте.


Сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе  укучылары: Салихова Мәдинә (10 сыйныф), Мөхәмәтов Наил (11 сыйныф),  Мөхәмәтова Аделина (7б сыйныфы), Галиева Әдилә (8а сыйныфы) – җиңүче, Габдрафикова Илизә (10 сыйныф), Тависов Адэль (9а сыйныфы), Вәлиева Эльвина (7 а сыйныфы) призер булдылар. Укытучылары Резеда Гыйзәтуллинага  һәм Люзия Фаттаховага  гимназия җитәкчелеге  тарафыннан зур рәхмәт белдерелде.
Приют касабасы 5 нче мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Фатыйма, 9 нчы сыйныф укучысы Ганиева Азалия (укытучылары Ситдикова Г. Х.), 8 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Солтанова Самира (укытучысы Муллагалиева Ә. М.), 15 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Мигранов Арсен ( укытучысы Габдрахманова Р. Р.) призерлар булдылар.


Олимпиадада катнашкан барлык укучыларга, бигрәк тә ана телен - туган телен кечкенәдән өйрәткән, татар рухында тәрбияләгән әти-әниләренә, нәнәй- картәтиләренә, остазлары-укытучыларына зур рәхмәт. Үзләренең йөрәктән чыккан шигъри сүзләре белән жюри әгьзаларын елаткан Мәдинә белән Илизәнең, сүз остасы Наилнең олимпиаданың республика этабында катнашып, зур җиңүләргә ирешүләрен телибез.


Туган телебезне саклыйк, яклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк! Киләсе елларда катнашучылар саны күбрәк булсын иде дигән өмет аклансын иде.
Люзия Фаттахова,

Бәләбәй татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас