Барлык яңалыклар
Мәғариф
13 декабрь , 11:00

Әни һәм Туган тел, икесе дә бик кадерле...

"Әниемнең җылы кочагы" конкурсы  тәмамлану уңае белән Хөрмәтле укучылар, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе  – Әниләр көне уңае белән "Бәләбәй хәбәрләре" газетасы "Әниемең җылы кочагы" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Шарты – туган телдә  әниең  турында язып, фотосурәте белән бергә редакциягә җибәрү. Бәйрәм узды һәм конкурска да йомгак ясарга вакыт.

Әни һәм Туган тел, икесе дә бик кадерле...
Әни һәм Туган тел, икесе дә бик кадерле...

Чыны шул, күпләр бүген туган телне онытып бара, бәйге барып чыгармы, язарлармы дигән борчылу бар иде. Әле менә канәгатьлек тойгысы җанны иркәли.  Балалар да, өлкәннәр дә шактый ук актив катнаштылар һәм матур гына язмаларын җибәрделәр. Димәк, әле туган телебезне белгәннәр, хәтта кулларына каләм тотып язучылар бар! Әлбәттә, моның мөһим сәбәбе – җир йөзендә иң кадерле, иң якын кешебезгә сүз көче аша яратуыбызны белдерү һәм моны башкаларга да җиткерү теләге. Конкурс  барып чыкты дияргә була. Димәк, тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, туган телебезне дә матур итеп яшәтергә була!

Эшләр газета битләрендә  һәм басманың ВКдагы төркемендә бирелеп барды. Укучылар әниләрнең фотосурәтләрен күреп, алар турында  ихлас язмаларны укып, күпме газиз кешеләргә сокландылар, авторлар өчен дә, аларның әниләре өчен дә  бу  зур сөенеч булды.   

Шулай итеп, конкурста барлыгы төрле  классларда укучы 14 укучы һәм дүрт өлкән кеше катнашты. Укучыларның күбесе Бәләбәй татар гимназиясеннән. Балаларны конкурста катнашырга дәртләндергән, ярдәм  иткән  татар теле укытучылары Резеда Гыйззәтуллина, Люзия Фәттахова,  башлангыч сыйныф укытучылары Резеда Джакупова, Рита Ануфриевага рәхмәт. Шулай ук Мәтәүбаш авыл мәктәбе укытучысы Зинира Мөхәмәтҗанованың 2 укучысы, шәһәрнең 8 нче мәктәбеннән Әминә Муллагалиеваның 1 укучысы катнашуы күңелле. Төрле күләмле язмаларның эчтәлегенә килгәндә, бөтен эшләрдә дә әнинең исеме, кайда эшләве, уңганлыгы, гаилә тоткасы булуы  бәян ителә, эшләр барсы да бертөрлерәк , әмма гади генә җөмләләр артында –  үз әниең белән горурлану, аны  яратуны белдерү. Конкурста катнашучылар  дипломнар белән билгеләнә.

Өлкәннәрнең эшләре арасында гаять җылы итеп, үз әнисе  тормышын гына түгел, ә эчке дөньясын да сокланырлык итеп язуга ирешкән Светлана Суфиянованың эше иң яхшысы дип табылды. Тирән эчтәлекле, моң бөркелеп торган иҗади эш булган бу.

Гөлфия Зиннәтуллинаның да эше уңышлы  дияр идем. Ул үз әнисе һәм әтисе  генә түгел, ә кайнанасы турында  да олы ихтирам, язган, бу язмада авыл халкының колхоз чорында ничек тырышып эшләве ачык чагыла. Кызганычка күрә, бу әниләр мәрхүм, рухлары шат булсын.

Финзирә Шакированың да конкурс эше җылы, якты  тәэсир калдыра.

Зөлфия Әгъзәмова турында аерым әйтер идем. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Зөлфия ханыма татарча уку эләкмәгән, әмма туган телебезгә карата хөрмәте зур, аны камил итеп өйрәнергә тырыша, төркемендәге балаларны да өйрәтергә омтыла, эше дә уңай хисләр тудыра. Финзирә һәм Зөлфия ханымнарның әниләре исән, кояштай гомер телик үзләренә.

Әйе, ӘНИ темасына салкын, хиссез итеп язып та булмый. Иманым камил, язган чакта  авторлар әйтеп аңлата алмаслык  иҗат ләззәте һәм газабы кичергәннәрдер. Ә бу бит  үзе бүләк.

Катнашучыларга, аларның эшләрен укып барганнарга – һәммәгезгә дә сәламәтлек, иҗади уңышлар телим. "Бәләбәй хәбәрләре" белән бергә булыгыз, язылыгыз, укыгыз! Яңа конкурсларда  катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип өметләник.

Зәйфә Салихова,

 "БХ" мөхәррире, конкурсны оештыручы.

Әни һәм Туган тел, икесе дә бик кадерле...
Әни һәм Туган тел, икесе дә бик кадерле...
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас