Барлык яңалыклар
Мәғариф
18 декабрь , 13:00

"Тамыр телечелтәре" фестивалендә танылу алдылар

2025 елның 15 декабрендә Уфа шәһәрендә «Тамыр телечелтәре"»республика мәктәп телестудияләре фестивале узды. Инде алтынчы тапкыр бөтен Башкортстаннан иң яхшы яшь хәбәрчеләр Телеүзәккә җыелды. Чарага ел дәвамында сюжетлары БСТ һәм «Тамыр»телеканаллары эфирына чыккан студияләр генә чакырыла.

"Тамыр телечелтәре" фестивалендә танылу алдылар
"Тамыр телечелтәре" фестивалендә танылу алдылар

Фестивальдә иң яхшы командаларны бүләкләү тантанасы булды. 2024-2025 уку елы нәтиҗәләре буенча Бәләбәй шәһәре башкорт гимназия-интернаты студиясе "Иң яхшы оператор" номинациясендә җиңү яулады.

"Бал ҡорто. ТV" телестудиясе җитәкчесе, гимназиянең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зүлия Исламова уку елында яшь журналистлар тарафыннан мәктәп тормышы турында бик күп видеосюжетлар төшерелүе һәм монтажлануы турында сөйләде. Барлык материаллар берничә тапкыр БСТ телеканалы эфирында урнаштырылды.

Зүлия Хәмзә кызы үзе "Тамыр телечелтәре" мәктәп студияләре челтәрендә актив профессиональ эшчәнлеге, иҗади якын килүе һәм балаларны туган телдә төрле форматтагы видеоконтент әзерләүдә катнашырга дәртләндерә белүе өчен Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Регина Иванова әзерләде

 

"Тамыр телечелтәре" фестивалендә танылу алдылар
"Тамыр телечелтәре" фестивалендә танылу алдылар
"Тамыр телечелтәре" фестивалендә танылу алдылар
"Тамыр телечелтәре" фестивалендә танылу алдылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас