Барлык яңалыклар
Мәғариф
22 декабрь , 15:00

Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе 30 еллык юбилеен бәйрәм итте

Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!

Узган җомга көн, ягъни 19 декабрь, Бәләбәй татар гимназиясе коллективы гына түгел, бөтен шәһәр татар җәмәгатьчелеге өчен гаять истәлекле булды – уку оешмасы үзенең 30 еллык гомер бәйрәмен зурлап билгеләде. Зурлап диюем юкка түгел. Бу бәйрәмдә кунакчыллык һәм мәртбәле кунаклар, чыгышлар һәм бүләкләр, җыр һәм бию, ихласлык һәм шатлык, ямь һәм матурлык, сый-хөрмәт һәм хис-тойгылар ташкыны һәм, әлбәттә, туган татар теле тантана итте.

Чарада Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Альверт улы  Сәхәбиев,  Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Галиев,  Бәләбәй муниципаль район  Советы рәисе Сергей Лушиц, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе уку-укыту китап нәшрияты бүлегенең әйдәүче  киңәшчесе Гүзәл Минһаҗева,  Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Фәнил улы Ихсанов, Татарстан Республикасының югары гыйльми эшләр академиясе әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Сөләйман Тухтар улы Рәхимов, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов, Башкортстан татар конгрессының урындагы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, Башкортстан  татар милли-мәдәни мохтәриятенең  урындагы бүлеге җитәкчесе Артур Марат улы Садыйков,  шәһәр мәгариф  бүлеге җитәкчесе Татьяна Николаевна Лапшина, Бәләбәй мәгълүмат үзәге директоры Иршат Фазлутдинов, Бәләбәй башкорт гимназия-интернаты хезмәткәре Мурас Гәрәев, шулай ук гимназиянең педагогик хезмәт ветераннары, башка  чакырылган кунаклар катнашты.

Искиткеч матур итеп бизәлгән тамаша залында бәйрәм Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы гимннары музыкасын яңгырату белән башланып китте. Укытучылар хорының гимназия гимнын ике тавышка башкаруы чараны тантаналы нотага көйләде.

Гимназия директоры Эльвира Тәвкил кызы Хакимуллинаның җылы сәламләү сүзеннән соң, сүз Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Альверт улы чыгыш ясап, барлык  катнашучыларны күркәм юбилей һәм изге җомга көне белән тәбрикләде. “30 ел эшләү дәверендә гимназия меңнән артык укучыны чыгарды һәм алар илебезнең төрле тарафларында намуслы эшлиләр.  Чыгарылыш укучылары – ул көч. Татар гимназиясе уку-укыту системасында лаеклы урын били”, – диде хакимият башлыгы. Азат Сәхәбиев бер төркем укытучыларга муниципаль район хакимиятенең  Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Илдар хәзрәт Галиев чыгыш ясап, укытучыларның иң хөрмәтле кешеләр булуын ассызыклады, алар әти-әни дәрәҗәсендә дип билгеләде, һәм дөньяви һәм дини белем алырга өндәде.

Гүзәл Минһаҗева Башкортстан Республикасы Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинның котлау хатын укып ишеттерде, гимназия – уникаль белем бирү учреждениесе сүзләрен ишетү бик күңелле булды. Артур Садыйков исә  Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарлары  милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма ханым Үтәшеваның җылы котлау хатын укып ирештерде.

Сөләйман Тухтар улы чыгышында татар гимназиясен күренекле Мөхәммәдия мәдрәсәсе белән чагыштырды. Мәдрәсә 12 генә эшләгән, әмма зур хезмәте белән тарихка кереп калган. Гимназиягә дә әле 30 гына ел, әмма аны инде Башкортстанда гына түгел, ә бәлки Татарстанда, илдә абруйлы уку йорты итеп беләләр.

Рәсүл Корбан улы чыгышында әлеге  юбилейны үткәрүне хуплап күтәреп алган хакимият башлыгы Азат Сәхәбиевка, чакыруны кабул итеп ерак араларны якын итеп килгән мәртәбәле кунакларга, шулай ук матди ярдәм күрсәткән спонсорларга, җәй чорында ремонт эшләрен башкарган төзелеш оешмаларына, аларның җитәкчеләренә чиксез рәхмәт белдерде. Шәһәрдә өч – башкорт, татар, чуваш үзәкләренең бергә, дус булып эшләүләре җәһәтеннән шатлыгы белән уртаклашты. “Ә рәхмәтемнең иң зуры – укытучыларга. Бала күңелен аңлап, йөрәген аларга биреп эшләгән һәм эшләүче бу изге җаннарга ихтирамым бервакытта да кимеми”, – диде ул. 

ТРның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, педагогик хезмәт ветераннары исеменнән чыгыш ясаган Ракия ханым Төхвәтшина, гомумән, бөтен чыгыш ясаучылар олы ихтирам белән уку оешмасының беренче директоры, кызганычка күрә, быел 23  сентябрьдә арабыздан китеп барган Хөсәенов Нурмөхәммәт  Нури улын җылы сүзләр, матур хатирәләр белән искә алдылар. Чыны шул, узган гасырның  90 нчы елларында, милли хәрәкәт күтәрелгән чорда, Башкортстанда беренче булып Бәләбәй татар гимназиясенең барлыкка килүе  биниһая зур казаныш булды.1995 нче елның 1 сентябрендә тантаналы рәвештә ачылган уку йорты аның беренче директоры  Мөхәммәт Нури улының, аның җитәкчелегендә  коллективның  зур тырышлыгы белән милли рухлы татар гимназиясенә,  Бәләбәй төбәге татарларын үзенә тартып торган чын татар дөньясына әйләнде, даны еракларга таралды. Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Хәсәнов чыгышында уртак фикерне җиткерде:”Нурмөхәммәт Нури улы – көчле шәхес, ул бар белемен, приниципиальлеген, олы йөрәген гимназияне төзүгә, аны белем бирү генә түгел, ә балалар күңелендә туган телгә сөю, татар халкының мәдәниятенә, тарихына һәм гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләүгә багышлады”.  Мөхәммәт Нури  улының урыны оҗмахта булсын, аның исеме гимназия тарихына мәңгегә уелып язылды.

Бәйрәмдә укытучыларга зур хөрмәт күрсәтелде. Күп укытучылар яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, намуслы хезмәте өчен, (шулай ук хезмәткәрләр дә), әйтелгәнчә, муниципаль район хакимиятенең, шулай ук  Башкортстан мәгариф министрлыгының , Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының,  Бөтендөнья татар конгрессының наградалары – Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Мактаулы остаз” мактау билгеләре  белән бүләкләнделәр.

Чара барышында алып баручылар – 11 нче сыйныф укучысы Айдар Айнутдинов ( русча) белән 10 нчы  сыйныф укучысы Мәдинә Салихова (татарча)  гимназиянең үткән һәм бүгенге тормышы белән таныштырдылар; тәкъдим ителгән видеоматериалда исә 10 ел директор вазыйфасын намуслы башкарган, үсеш баскычларыннан күтәрелүне лаеклы дәвам иткән Дамир Фәнис улы Хәбибрахманов җитәкчелегендә гимназиянең кайнап торган тормышын, укучыларның һәм укытучыларның район, республика, Татарстан олимпиадалары, конкурсларында җиңүләрен, спортта һ.б. уңышларын  күрү күңелле булды.  

Бәләбәй гимназиясендә укучылар бик бәхетле, чөнки аның сәнгать бүлеге бар! Бәйрәмдә башлангычлардан алып өлкән  классларга кадәр укучыларның саф татарча җырлар башкарулары, сәхнә тутырып өздерә басып биюләре, ике ансамбльнең  – гармунчылар һәм татар кураенда уйнаучылар – гаҗәеп матур чыгышлары, шигъри сүз һ.б. кунакларны,  залда утырган һәркемне таң калдырды. Ул гынамы, әле бит ул балалар милли киемнәрдә, йөзләрендә бәхетле елмаю, күзләрендә – очкын! Эшлә генә, өйрәт кенә – балалар зирәк ул, талант ул!

Бәйрәмне йомгаклау сүзендә, Эльвира Тәвкил кызы юбилей чарасын әзерләүдә катнашкан, үз өлешен керткән һәркемгә –укытучыларга, ата-аналарга, укучыларга, спонсорларга, аеруча зур тырышлык куйган Рәсүл Гәрәевка чиксез рәхмәтләрен белдерде. Әлбәттә, директор билгеләгәнчә, мәртәбәле кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр. Уку йортына китаплар да, принтер, уку әсбаплары, акчалата бүләкләр дә һ.б. – барсы да кирәк. “Илһам” гармунчылар ансамбленә Гөлфия Зиннәтуллинаның гаиләләре исеменнән өр-яңа яшел гармун бүләк итүе бигрәк тә күңелле һәм истәлекле булды.

Бәйрәм ахырында  бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә татар халкының “Туган тел” гимнын бөтен залның басып бергә җырлавы тагын бер тапкыр безнең көчле, бөек, горур, матур халык икәнебезне күрсәтте.

Соңгы сүз урынына

Гимназия ачылып эшли башлаганнан бирле аз да түгел, күп тә түгел – 30  ел үткән. Бу зур тарих өчен тамчы кадәр генә вакыт. Әмма  шушы еллар эчендә уку оешмасы коллективы тарафыннан көн саен яшь буынга белем бирү, аларның эчке дөньясын баету, рухи үсешкә этәрү җәһәтеннән күпме эш башкарылганын исәпкә алсаң, моны  чиксез вакыт итеп күзалларга була. Бу хезмәт – көндәлек батырлык, ул шунда ук күренми, әмма һәрчак  татлы җимешен бирә.

Быел гына җитәкче вазыйфасына билгеләнгән Эльвира Тәвкил кызының  да, коллективы белән бергә, гимназиянең татар дигән исемен тулысынча аклап эшләячәгенә шик юк. Күп ата-аналарның балаларын нәкъ менә  гимназиягә укырга китерергә теләве; чыгарылыш укучыларының күбесенең  югары уку йортларына укырга керүе, кирәкле  һөнәр ияләре булып, илебезнең төрле тарафларында намуслы эшләве уку йортының үз кыйбласына тугры булуын сөйли. Бәләбәй татар дөньясы үзәге булган милли гимназиядә тормыш кайнап-гөрләп тора. Шулай була күрсен!

Зәйфә Салихова.

Фотолар татар гимназиясеннән.

Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Аз да түгел, күп тә түгел – 30 ел!
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас