Барлык яңалыклар
Мәғариф
27 декабрь 2025, 11:00

Идеяләр һәм илһам алачыгы

17-19 декабрьдә Рязань өлкәсе колачлы вакыйга – Бөтенрусия Яшьләр казанышлары форумы үзәгенә әверелде. Русиянең 50 төбәгеннән Урта һөнәри белем бирү системасының иң талантлы 1000 студентын җыйган бу зур чара чын мәгънәсендә яңа идеяләр, белемнәр һәм илһам алачыгына әверелде. Катнашучылар арасында Бәләбәй медицина көллиятенең алты студенты: Дарья Петрова, Алинә Хәмидуллина, Зарина Баһаветдинова, Дарина Щербакова, Дарья Серганина һәм Анастасия Борисова да булды.

Идеяләр һәм илһам алачыгы
Идеяләр һәм илһам алачыгы

Форум тәҗрибә уртаклашу, кыйммәтле белем алу өчен уникаль мөмкинлек бирде. Бай программага модерацион һәм стратегик сессияләр, әйдәп баручы экспертлардан осталык класслары,  очрашулар кертелгән иде.

Һөнәри үсешнең практик ягына аерым игътибар бирелде: студентлар машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, биотехнологияләр, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, төзелеш материаллары җитештерү, пыяла җитештерү, электроника һәм энергия саклау кебек төрле өлкәләрне колачлаган Рязань өлкәсенең алдынгы производстволарында булдылар. Моннан тыш, катнашучылар профильле учреждениеләр буенча экскурсияләрдә булып, Рязань өлкәсе Урта һөнәри белем бирү оешмаларының алдынгы тәҗрибәсе белән таныша алдылар.

Бәләбәй медицина көллияте студентлары форумда катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

2 курс студенты Алинә Хәмидуллина билгеләп үткәнчә, казанышлар форумы матур тәэсирләр генә калдырган.

"Бу бик кыйммәтле вакыйга булды, ул бик күп яңа белем һәм илһам бүләк итте. Команда белән бергә эшләү кызык: без бергәләп проблемаларны аерып чыгардык һәм бер-беребезгә ярдәм итеп, нәтиҗәле чишелешләр табарга өйрәндек. Бу уртак иҗат һәм үсеш тәҗрибәсе иде",  –  диде ул.

Форумны Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Русия яшьләр берлеге һәм Рязань өлкәсе хөкүмәте оештырды. Әлеге әһәмиятле проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды, Русиядә талантлы яшьләргә ярдәм итүнең һәм аларны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.

***

Шуның белән беррәттән, көллиятнең тагын бер студенты – Анастасия Борисова – Башкортстан Республикасы делегациясе составында Мәскәү шәһәрендә узган "Ел студенты-2025" Бөтенрусия премиясендә Бәләбәй медицина көллиятен тәкъдим итте. Бу вакыйга уку йорты студентларының югары әзерлек дәрәҗәсен тагын бер кат раслады.

"Бу онытылмаслык вакыйга! Һәр көн бөтен илдән гаҗәеп, максатчан егетләр белән очрашулар узды. Без идеяләр белән алмаштык, бер-беребезне илһамландырдык, һәм мин ышанам, бу танышуларның күбесе ныклы дуслыкка һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә әвереләчәк. Үзем өчен яңа алымнар ачтым, дөньяга карашым киңәйде, киләчәк үсеш өчен рухи көч алдым."Студент елы – 2025" премиясе – үз мөмкинлекләрне ачуның уникаль мөмкинлеге.

Бу мөмкинлек өчен көллияткә рәхмәтлемен һәм алган белемнәремне практикада кулланырга әзермен!"- дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Анастасия.

Л. Садовникова, Бәләбәй медицина көллияте укытучысы

 

 

 

Идеяләр һәм илһам алачыгы
Идеяләр һәм илһам алачыгы
Идеяләр һәм илһам алачыгы
Идеяләр һәм илһам алачыгы
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас