Барлык яңалыклар
Мәғариф
9 гыйнвар , 17:00

Ватанга хезмәт итүгә илһамландырдылар

Ел саен Яңа ел каникулларында «Яшьтәш» яшьләр сәясәте учреждениесендә үзенчәлекле вакыйга – Русия Федерациясе Оборона министрлыгының югары хәрби уку йортлары курсантлары белән очрашу уза.

Ватанга хезмәт итүгә илһамландырдылар
Ватанга хезмәт итүгә илһамландырдылар

Бу юлы яшь армиячеләр һәм «Бөркет» хәрби-патриотик клубы катнашучылары Александр Федорович Можайский исемендәге  Хәрби-космик академиясе (Санкт-Петербург шәһәре) 1 курс курсанты Андрей Болгов һәм Казан югары танк команда училищесы (Казан шәһәре)  курсантлары Денис Михеев һәм Данил Кашатов, шулай ук Хәрби Элемтә академиясе (Санкт-Петербург шәһәре) сержанты Вячеслав Федоров белән очраштылар.

Курсантлар өчен Бәләбәй яшьләре белән очрашу чын бәйрәм булды. Монда алар балаларның белемгә омтылуларын гына түгел, ә үз илебезне якларга да әзер булуларын күрделәр.

Чарада шулай ук педагогик хезмәт ветераны, 15 нче мәктәпнең ОБЖ укытучы-оештыручысы, запастагы подполковник Рәис Вәлиев, Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары буенча хәрби комиссариатның чакырылыш буенча белгече Андрей Хабин катнаштылар.

Андрей Александрович уку йортына керү кагыйдәләрен, үтү балларын һәм эшкә урнашу мөмкинлекләрен  җентекләп аңлатты.

Очрашу җылы һәм дустанә халәттә узды. Курсантлар һәм яшь армиячеләр аралаштылар,  хыяллары һәм планнары белән уртаклаштылар. Һәркем үзен уртак максатлар һәм идеаллар белән берләшкән зур, тату гаиләнең бер өлеше итеп хис итте.

Алсу Фәизова. «Яшьтәш” фотосы

 

Ватанга хезмәт итүгә илһамландырдылар
Ватанга хезмәт итүгә илһамландырдылар
Ватанга хезмәт итүгә илһамландырдылар
Ватанга хезмәт итүгә илһамландырдылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас