Барлык яңалыклар
Мәғариф
15 гыйнвар , 15:00

Мәдинәнең тагын бер җиңүе

"Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйге нәтиҗәләре билгеле булды

Мәдинәнең тагын бер җиңүе
Мәдинәнең тагын бер җиңүе

Сигезенче  мәртәбә уздырылучы әлеге  Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесе  Муса Җәлил иҗатына битараф булмаган бик күпләрне үз даирәсенә  җәлеп итте.

2025 елның 20 октябрендә старт алган конкурска 20 ноябрьгә кадәр төрле яшьтәге укучылардан 10 меңнән артык (!) заявка килгән, финалга 492 кеше үткән. Муса Җәлил иҗаты чын мәгънәсендә үлемсез, аның шигырьләре 26 телдә яңгыраган! Һәм менә...  таләпчән жюри карары белән 112 җиңүче ачыкланган.

Җиде номинациядән торган конкурсның "Җәлил татар телендә" номинациясе җиңүчеләре арасында  Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Мәдинә Салихова да бар, ул мактаулы өченче урынны яулаган.

Без аны Халыкара бәйгедә  җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм чын татар кызы булып үсүен телибез! Әйтергә кирәк, бу уңыш уку алдынгысы, бар яктан актив Мәдинәнең  һәм аның укытучысы Люзия Фәттахованың тырышлык нәтиҗәсе.

Әлеге бәйгене Бөтендөнья татарлар конгрессы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның Мәдәният министрлыгы оештыра.

Зәйфә Салихова.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас