Конкурста катнашу өчен балаларга велосипедчылар һәм индивидуаль мобильле чаралар кулланучылар өчен яктылыкны кире кайтара торган элементларны, саклагыч экипировканы куллану кирәклеген күрсәтүче кием предметы булдырырга кирәк иде.
4-8 яшьлекләр арасында Приют бистәсенең 35нче "Теремок" балалар бакчасыннан Алена Седова җиңүче булды. Призлы урыннарны "Аленький цветочек" 36нчы балалар бакчасыннан Радмила Захарова, "Айгөл"1нче балалар бакчасыннан Елизавета Нестеркина, Анастасия Эделева, Егине Колян һәм Михаил Макаров алдылар.
9-13 яшь категориясендә Мәтәүбаш мәктәбеннән Самира Гайсина җиңде. Икенче һәм өченче урыннарны 8 нче мәктәптән Артем Варейкин, Кира Дашкина, Анастасия Гордеева һәм Башкорт гимназия-интернатыннан Мария Федотова алды.
14-18 яшьлекләр арасында Приют бистәсенең 7нче мәктәбеннән Милена Мәүлитова җиңү яулады.
Оештыру комитеты шулай ук Аксаков авылының 38 нче "Золушка" балалар бакчасы коллективына конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт хаты тапшырырга карар итте.
Алсу Фәизова әзерләде.
Фотолар Мәгариф идарәсеннән