Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Римма Гамбирова мөрәҗәгать итте.
Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев үзенең сәламләвендә педагогларның һәм мәктәпне тәмамлаучыларның Бәләбәй шәһәре тарихына зур өлеш кертүләрен ассызыклады, шулай ук бер төркем укытучыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары – БР Башлыгының Контроль идарәсе җитәкчесе, мәктәпне тәмамлаучы Александр Линкевич укытучыларга яхшы белемнәре өчен рәхмәт белдерде, беренче мәктәпнең иң яхшысы булуын билгеләп үтте!
Ул өч укытучыга БР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды, ә мәктәпкә принтер бүләк итте.
Бәләбәй район Советы рәисе Сергей Лущиц барысын да депутатлар корпусы исеменнән котлады, педагог-ветераннарга МР Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мәктәпне тәмамлаган генерал-майор Ришат Даутовның котлавын мәктәп директоры вазифаларын башкаручы укыды.
Русия Фәннәр академиясе академигы, 1952 елда беренче урта мәктәбен тәмамлаган Кев Миңнулла улы Салихов видео котлау җибәргән.
Ул укытучыларга традицияләрне саклаулары өчен рәхмәт белдергән, укучыларның үзенә сораулар бирүләрен, кызыксынуларын теләгән.
Сәхнәдә бүгенге укучылар мәктәп тормышыннан тарихи вакыйгаларны җанландырып, импровизацияләнгән фильм күрсәттеләр.
Һәр эпизодтан алдагы буын укытучыларына һәм укучыларына җылылык, игелек һәм мәхәббәт хисләре бөркелде.
Любовь Иванова. Автор фотолары.