“Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча ярышларда республиканың төрле көллиятләреннән биш конкурсант катнаша. Исегезгә төшерәбез, Бәләбәй механизация һәм электрификация көллиятен чемпионатта өченче курс студенты Артур Байков тәкъдим итә.
“Профессионаллар-2026” республика чемпионатында катнашучыларны онлайн-трансляция барышында БР Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин җылы сәламләде. Көллият директоры вазыйфаларын башкаручы Петр Николаев, производствога укыту буенча директор урынбасары Николай Самарин, компетенция буенча баш төбәк эксперты Евгений Танакбаев 4 февральдән 7 февральгә кадәр “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча биремнәрне үтәргә тиешле егетләргә уңышлы чыгыш ясауларын теләделәр.
Җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре Уфада «Профессионаллар-2026» республика чемпионатын ябу тантанасында йомгак ясалганнан соң игълан ителәчәк.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.