Барлык яңалыклар
Мәғариф
4 февраль , 15:00

“Уңыш серләре": Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар

“Яшьләр һәм балалар” милли проектының “Педагоглар һәм остазлар” федераль проекты кысаларында оештырылган “Уңыш серләре-2026” муниципаль педагогик осталык конкурсы старт алды. Ярышларның максаты – талантлы укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, һөнәрнең абруен күтәрү.

“Уңыш серләре": Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар
“Уңыш серләре": Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар

Быел анда башкорт һәм татар гимназияләреннән, мәктәп-интернаттан, 15, 16, 17нче мәктәпләрдән, Максим Горький исемендәге авыл мәктәбеннән укытучылар катнаша. Педагогларга берничә сынау үтәргә туры киләчәк: “Дәрес”, “Мәктәп укучылары белән сөйләшү” класстан тыш чарасы, “Педагогик ситуацияләрне чишү” һәм “Осталык классы”. Һәр катнашучы жюри хөкеменә үзенең һөнәри эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Конкурс 9 февральдә тәмамлана. Җиңүче Бәләбәй районыннан “Башкортстан Республикасының Ел укытучысы” республика конкурсында катнашачак.

 

“Уңыш серләре": Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар
“Уңыш серләре": Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар
“Уңыш серләре": Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар
“Уңыш серләре": Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар
“Уңыш серләре": Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас