Герой-шагыйрьнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үткәндә Россия РФ Президенты Владимир Путин: «Каһарман шагыйрь иҗаты күпмилләтле, бай Россия мәдәнияте – аның кыйммәтле әдәби мирасының аерылгысыз өлеше, ә тормышы үз-үзен аямыйча югары әхлакый максатларга хезмәт итү, патриотизм, батырлык, каһарманлыкның чын, асыл үрнәге. Аның күңелгә үтеп керә торган шигырьләре бүген дә укучыларның йөрәгенә тәэсир итүдән туктамый, тарихи хәтерне һәм буыннар арасындагы ныклы бәйләнешләрне саклауда аеруча гүзәл миссия башкаралар», – дигән иде.
Билгеле, герой-шагыйрьнең тиңдәшсез иҗатын һәм героик көрәшен берничә җөмлә белән генә бәяләп бетерү мөмкин булмаса да, ил башлыгының каһарман шагыйрь иҗатына һәм тормышына карата биргән мондый югары бәясе безнең өчен бик кирәкле һәм аеруча кыйммәтле. Муса Җәлил кебек герой-шагыйрьне үстергән татар халкының ил һәм дөнья мәйданында зур абруйга ия булуы үзеннән-үзе аңлашыла.
Герой-шагыйрьнең үлемсез иҗаты бүген дә гаять зур әһәмияткә ия.
БЕЗНЕҢ ҖЫР
Сызланудан түгел, күңелләрнең
Ярсуыннан туа безнең җыр,
Җиңү белән үскән тойгыларның
Ташуыннан туа безнең җыр.
Безнең җырда — сөю тәмлелеге,
Безнең җырда — яшәү шатлыгы,
Безнең җырда — илнең ямьлелеге,
Һавасының киң һәм сафлыгы!..
Кайгысыннан түгел, күңелләрнең
Шатлыгыннан туа безнең җыр.
Җиңгән саен үскән тойгыларның
Ташкыныннан туа безнең җыр. (Муса Җәлил)
Чыганак: Татарстан Язучылар берлегенең ЯрЧаллы бүлеге