Барлык яңалыклар
Мәғариф
6 февраль , 15:00

Ике тапкыр призер булды

Мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Тимур Титов ике юнәлештә — икътисад һәм биология буенча призер булды.

Ике тапкыр призер булды
Ике тапкыр призер булды

 "Күп еллар төрле конкурсларда катнашам. Ике олимпиада призеры булу өчен мин кышкы каникулларда онлайн-форматта әзерләндем һәм биремнәр өстендә укытучылар белән бергә эшләдем. Моннан тыш, без Уфага әзерлек курсларына бардык, бу, һичшиксез, призлы урын алырга ярдәм итте", – дип сөйли Тимур.

Икътисад дисциплиналары буенча егетне  –  педагог Зөлфия Зиннәтуллина, биология буенча Ольга Смирнова әзерләгән.

Укудан тыш, егет мәктәп чараларында актив катнаша, мәктәп тормышын яхшырту буенча идеяләр тәкъдим итә һәм мәктәп президенты булып тора.

Укудан буш вакытын Тимур музыкага багышлый. Ул музыка мәктәбен балалайка һәм фортепиано буенча кызыл аттестат белән тәмамлаган һәм иҗади конкурсларда берничә тапкыр призлы урыннар яулаган.

Киләчәктә укучы БДИга ныклап әзерләнергә планлаштыра. Максаты – халыкара мөнәсәбәтләр факультетына укырга керү.

Алсу Фәизова.

Фото  Т. Титов архивыннан.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас