Барлык яңалыклар
Мәғариф
6 февраль , 13:00

Онытылмый халкыбызның күркәм йолалары

Бәләбәйнең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе коллективы  тирән белем белән бергә  халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен яшәтүгә, шул кыйммәтләр ярдәмендә балаларга матур тәрбия бирүгә дә җитди игътибар бирә. Әйтик, күп еллар уку оешмасында үткән буыннар яшьлегенең  “Аулак өйләре”н сәхнәдә яшәтәләр.

Онытылмый халкыбызның  күркәм йолалары
Онытылмый халкыбызның күркәм йолалары

Балалар мондый чараларга теләп катнашалар, һәр сыйныф кызыклы, мавыктыргыч итеп үз “аулак өен” әзерли, җырларга, биергә өйрәнәләр, ә тагын – сәхнәгә, тамашачы алдына чыгып кыю булырга. Шунсы шатлыклы, иң  төп шартлар үтәлә: барсы да тик туган татар телендә генә алып барыла һәм  сыйфтагы бөтен кызлар, малайлар да катнаша.

Шушы көннәрдә 3 А сыйныфы (җитәкчесе Рәсилә Музипова), 4 Б сыйныфы (Ольга Исламгулова) укучылары “Аулак өй” күренешләрен сәхнәләштерсә, 8Б сйныфы укучылары (җит. Финзирә Шакирова) “Су буенда кичке уен”  күренешен сәхнәләштереп,  гимназия тормышын тагын да җанландырдылар.

Зәйфә Салихова.

Фотолар гимназиядән.

Онытылмый халкыбызның  күркәм йолалары
Онытылмый халкыбызның  күркәм йолалары
Онытылмый халкыбызның күркәм йолалары
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас