Барлык яңалыклар
Мәғариф
6 февраль , 17:00

Табигый фәннәр белән мавыгучы кыз

Биология буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында Бәләбәй укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Өч укучы интеллектуаль ярышта призер булды.

Табигый фәннәр белән мавыгучы кыз
Табигый фәннәр белән мавыгучы кыз

Олимпиадада республиканың 34 муниципалитетыннан барлыгы 380 укучы катнашкан. Алар арасында -140 унынчы сыйныф укучысы.

Призерларның берсе 15 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Сабина Хәйруллина (укытучысы Елена Витальевна Старостина) булды.

 – 5 нче сыйныфтан башлап олимпиадаларда актив катнашам. Беренче истәлекле нәтиҗә биология буенча Гагарин олимпиадасында 8 нче сыйныфта булды. Призер булдым һәм медаль алдым, ул әле күренеп торган урында эленеп тора. Минем җиңүләрем арасында шулай ук химия, биология һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиадалар да бар. Шулай ук быел мин УУНиТта биотехнологик турнирда булдым, киләсе елга да катнашуга гариза бирергә планлаштырам, – дип уртаклашты кыз.

Табигый фәннәрдән тыш, мәктәп укучысы "Яшьтәш"яшьләр сәясәте учреждениесендә волонтерлык белән шөгыльләнә.

 – Әле булачак һөнәремне ачыклап бетмәдем, – ди САбина. – Медицина белән бәйле белгечлекне сайлаячагымны гына беләм.

Алсу Фәизова.

Фото  С. Хайруллина архивынан.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас