Барлык яңалыклар
Мәғариф
8 февраль , 15:00

Бәләбәй укучысы биология буенча урта мәктәп призеры булды

Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында республиканың 34 муниципалитетыннан 380 укучы катнашты, алар арасында — 140 унынчы сыйныф укучысы.

Бәләбәй укучысы биология буенча урта мәктәп призеры булды
Бәләбәй укучысы биология буенча урта мәктәп призеры булды

Бәләбәйдән өч егет биология буенча урта мәктәп призерлары булды. Алар арасында 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Лев Сәгадиев (җитәкчесе — укытучысы Ольга Айрат кызы Смирнова).

– Бу олимпиадага кышкы каникулларда актив әзерләндем, узган ел ахырында Уфага әзерлек курсларына бардым, һәм бу миңа мондый нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итте, - дип сөйләде яшүсмер.

Лев медицина, атап әйткәндә, стоматология белән кызыксына. Конкурсларның берсендә ул хәтта «Заманча ородонтия йогынтысы» темасы буенча фәнни-тикшеренү эшен яклаган, анда икенче урын алган.

Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультетына укырга керергә планлаштыра.

 

Алсу Фәизова.

Фото Л. Сәгадиев архивыннан 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас