Приют авыл биләмәсе балалар китапханәсендә 16 нчы урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен тематик чара узды. Китапханәче балаларга сугышның бер буын балаларның гомуми биографиясенә әверелүе турында сөйләде.
Укучылар Леня Голиков, Саша Бородулин, Марат Казей, Володя Дубинин, Зина Портнова һәм башкаларның батырлыклары турында белделәр. Презентация ярдәмендә алар герой-пионерларның авыр язмышлары белән таныштылар.
Балалар курку белмәс Ватанны саклаучыларның нинди батырлыклары өчен бүләкләнгәннәрен белделәр. Чара барышында алып баручы «Кечкенә кыю йөрәк»китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Чара ахырында укучылар яшь геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Н. Горяйнова, Приют балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе