– Олимпиадага әзерлек миңа тарих дөньясына тирәнрәк чумарга, чыганакларны анализларга өйрәнергә, фактлар артында логик бәйләнешләрне күрергә мөмкинлек бирде, ә педагог Евгения Альбертовна Әфләтунова ярдәмендә мин алган белемнәремне системалаштыра алдым. Тарихтан тыш, башка юнәлешләрдә дә үсәргә тырышам. Миңа биология, рус теле, җәмгыять белеме кызыклы, – дип сөйләде укучы кыз.
Элегрәк Розалина рус теле, биология, география буенча олимпиадаларда призлы урыннар алган, шулай ук психология буенча муниципаль олимпиадада җиңүче булган. Тугызынчы сыйныф укучысы – "Беренчеләр хәрәкәте" активисты, "Зур үзгәреш"Бөтенрусия конкурсының ярымфиналында катнашкан.
– Минем өчен белем алу гына түгел, аларны практикада куллану, үз районыма һәм әйләнә-тирәмә файдалы булу да мөһим. Киләчәктә психолог булырга хыялланам. Үткәнне аңлау – киләчәкне булдыруга ачкыч, мин моңа ышанам, – диде Розалина.
Алсу Фәизова.
Фото Р. Абдуллина архивыннан.