Чарага «Урал-Батыр» милли-мәдән сараеның «Ләйсән» башкорт җыры халык ансамбле чакырылган иде (җитәкчесе Нәзирә Фәрхетдинова). Ансамбль һәм аның җитәкчесе чыгышы туган башкорт телен, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, башкорт мәдәниятендә рухи патриотик һәм әхлакый кыйммәтләрне яклау һәм үстерү белән тыгыз бәйләнгән иде.
Семинарда директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Юлия Дьяконова 41 нче урта мәктәп укытучыларының эш системасы һәм башкорт теле укытучысы Светлана Кучкарованың тәҗрибәсе турында сөйләде. Ата - аналар белән эшләү, китапханә һәм музей дәресләре – болар барысы да башкорт телен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән:
Аксаковлар гаиләсе музее буйлап экскурсия соклану уятты. Укытучылар экспозицияләрне кызыксынып карадылар һәм музей директоры Татьяна Зимадан зур мәгълүмат алдылар.
Шулай ук «Үрнәк» һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Маликова башкорт хатын-кызлары түшелдереге бизәкләрен ясау буенча осталык класс үткәрелде.
Семинар бер сулышта узып, катнашучыларда уңай хис-кичерешләр калдырды. Дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, мастер-класслар үткәргәндә укытучылар куллана торган музей педагогикасы технологияләренең укучыларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итүенә инанды чарада катнашучылар.
Зөлфия Гарифуллина әзерләде