Русия дәүләт балалар китапханәсе һәм "Укучыны үстерәбез" ассоциациясе тарафыннан Русия Мәдәният министрлыгы, Россия китап берлеге һәм Китап таратучылар ассоциациясе ярдәмендә уйланылган акция ел саен киңәя бара.
Бәйрәмнең төп идеясе – китапның искиткеч бүләк булуын искә төшерү. Һәм аны укучылар бик көтә!
Күпләр бу бәйрәмне бик теләп билгели. Берәүләр китапларны дусларына бүләк итә, икенчеләре, яңа тормыш алсыннар өчен, басмаларны китап алмашу пунктларына китерә. Китаплар сатып алып, аларны күптән үз фондларын тулыландырмаган китапханәләргә тапшыручылар да бар.
Әлеге акциягә Бәләбәй районы муниципаль китапханәләре дә яклый.. Бу көннәрдә анда әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар һәм күргәзмәләр үткәрелә, укучылар бүләккә яңа яки укылган китаплар китерә. Шулай итеп алар алар яжа сулыш ала һәм кешеләргә хезмәт итүен дәвам итә.
Хөрмәтле бәләбәйлеләр, "Яратып китап бүләк итегез" акциясенә кушылыгыз. Сезнең киталарыгыз үз укучысын тапсын!
Светлана Прокофьева