Бәләбәйдән катнашучылар ике катлаулы тур үттеләр һәм финалга чыктылар һәм призлы өченче урынны яуладылар.
– Биремнәр классик иде: эрудициягә, логикага, ассоциатив фикерләү, фактлар белән эшләүгә сораулар. Темалар төрле-төрле: тарих, әдәбият, фән, сәнгать, география, заман чынбарлыгы, – дип бәян итте команда остазы, математика һәм информатика укытучысы Эльвера Авзалова.
– Бөтен этапларда да команда үз характерын, салкын акыл белән эш итүен һәм яхшы уйнавын күрсәтте, нәтиҗәдә егетләр финалга чыга һәм уңышларын ныгыта алдылар, призерлар өчлегенә керделәр, – дип өстәде остаз.
Идел буе федераль округы олимпиадасы кагыйдәләре буенча Пермь шәһәрендә узачак йомгаклау этабына республикадан бары тик җиңүче команда гына җибәрелә. Әмма бәләбәйлеләр бу турнирда алган тәҗрибәләре белән горурлана алалар. Балалар республика этабында ике тапкыр беренче урыннарны яуладылар һәм конкурс финалында катнаштылар.
Эльвера Салават кызы әйтүенчә: "Иң мөһиме, мәктәп укучылары бу турнирдан үз көчләренә ышану һәм югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә торган диплом алып чыктылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу күпьеллык эшнең бик шәп нәтиҗәсе".
Алсу Фәизова.
Фотолар 8 нче мәктәптән.