Барлык яңалыклар
Мәғариф
15 февраль , 14:00

Бәләбәй студенты физика буенча проектлар конкурсында призер булды

Бәләбәй гуманитар-техник көллияте студенты Лолита Табельская «Ломоносов: киләчәк өчен үткәннең дәресләре»республика физика проектлары конкурсында икенче урынны алды. Конкурс республиканың һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында үткәрелде.

Бәләбәй студенты физика буенча проектлар конкурсында призер булды
Бәләбәй студенты физика буенча проектлар конкурсында призер булды

Конкурсның финал этабына 48 эш тәкъдим ителгән иде. Иң күп санлы «М.В. Ломоносовның хәзерге дөньядагы мирасы» номинациясендә 30 студент катнашты.

Жюри проектларның көнүзәклеген һәм социаль әһәмиятен, инновациялелеген һәм уникальлеген, иҗади якын килүне һәм гамәли юнәлешен бәяләде.

– Студентлар белән республика һәм бөтенрусия конкурсларында катнашырга тырышабыз. Ярышлар аша аларны әлеге фәнне өйрәнүгә этәрәм, - дип бәян итте  көллиятнең  физика укытучысы Светлана Шәвәлиева.

Лолитаның  проекты безнең инновацион заманда төзелеш вакытында Ломоносов законнарын куллану темасын ачты.

 – Мәктәп һәм студент елларында конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашмадым диярлек, үз сәләтемә шикләндем, әмма Светлана Рәүф кызы физика буенча проектлар конкурсы турында сөйләгәч, ризалашырга булдым. Иң яхшы 10га  керергә дә өметләнмәдем. Конкурс призеры булуымны белгәч, шаккаттым,  –  дип сөйләде студент кыз.

Алсу Фәизова.

Фото көллияттән.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас