Илдус Камил улы 10-11нче сыйныф укучылары алдында һөнәри юнәлеш турында чыгыш ясап, кызлар һәм егетләрне абруйлы университетка укырга чакырды, татар-рус бүлегенә керү кагыйдәләре белән таныштырды.
Быел гимназияне 17 укучы тәмамлый. Аларның яртысы диярлек БДИ сыйфатында җәмгыять белемен сайлаган. Димәк, татар филологиясе бүлегенә керү мөмкинлегенә ия дигән сүз. 10нчы сыйныфта исә 12 бала укый. Аларны исә киләсе елда ВУЗда көтәчәкләр.
Очрашуның икенче өлешендә 7 "б" сыйныфы укучылары "Аулак өй" күренешен сәхәнәләштереп күрсәткән. Әби ролендә - сыйныф җитәкчеләре Зилә Мөхәммәтова. Чараны әзерләп сәхнәгә чыгаручылар: җырлар өйрәтүче- сәнгать бүлеге мөдире, музыка укытучысы Тимерхан Әхмәтов, биюләрне куючы – сәнгать бүлеге укытучысы Әлфия Меркулова.
Фәһемле дә, күңелле дә очрашуны оештыруда ярдәмнәре өчен гимназия директоры Эльвира Хәкимуллинага, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттаховага университетның кафедра җитәкчелеге чиксез рәхмәт белдерә.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Чыганак: Бәләбәй татар гимназиясенең ВКдагы бите.