Төрле төбәкләрдән җыелган укучылар бер-берсе белән танышып, аралашып, дуслашып беттеләр. Ә укытучылар өчен дәреслек авторлары, татар галимәләре, КФУ укытучылары белән бик файдалы очрашу оештырылды.
Татар Конгрессына әдәби китаплар белән бүләкләве өчен зур рәхмәт! "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты хезмәткәрләре исә яңа дәреслекләре белән сөендерделәр.
Олимпиадада призерлар һәм җиңүчеләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Дипломнар белән бүләкләнделәр, аларны әзерләгән укытучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Мәртәбәле олимпиадада Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Салихова Мәдинә (укытучысы Фаттахова Люзия Назир кызы) лаеклы катнашып, призер булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Призерлар һәм җиңүчеләр 13-16 нчы апрельдә оештырылачак Халыкара олимпиадада катнашып, үз көчләрен сынаячаклар. Уңышлар сезгә, укучылар!
Люзия Фаттахова, татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.