Барлык яңалыклар
Мәғариф
25 февраль , 15:00

Бәләбәй студентлары – чемпионат җиңүчеләре арасында

24 февральдә Уфа шәһәренең "Торатау" Конгресс-холында "Профессионаллар-2026" төбәк чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды.

Бәләбәй студентлары – чемпионат җиңүчеләре арасында
Бәләбәй студентлары – чемпионат җиңүчеләре арасында

Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру көллияте студентлары беренче ике урынны алдылар: Артур Байков "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" компетенциясендә җиңүче булды (остазы – производствога өйрәтү остасы Илфат Нуретдинов), Роман Иванов – "Электромонтаж" компетенциясендә (остазы – махсус дисциплиналар укытучысы Рөстәм Атабаев). Чемпионат җиңүчеләре БР Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

 – Без студентларыбызның Башкортстан Республикасын "Профессионаллар-2026" Бөтенрусия чемпионатында тәкъдим итәчәкләре белән горурланабыз. Егетләрнең казанышлары уку йортының абруен күтәрүгә ярдәм итә, шулай ук аларның курсташлары өчен яхшырак уку һәм белгечлек үзләштерү үрнәге булып тора, – дип билгеләп үтте колледж директоры урынбасары Николай Самарин.

"Профессионаллар" чемпионатында призлы урыннар булачак яшь белгечләргә киләчәктә эшкә урнашу һәм карьера үсеше өчен юл ача. Һәркемгә билгеле, теләсә кайсы эш бирүче яхшы әзерлекле кадрлар җәлеп итү белән кызыксына.

Римма Солтанова.

Фотолар техникумнан бирелде.

 

Бәләбәй студентлары – чемпионат җиңүчеләре арасында
Бәләбәй студентлары – чемпионат җиңүчеләре арасында
Бәләбәй студентлары – чемпионат җиңүчеләре арасында
Бәләбәй студентлары – чемпионат җиңүчеләре арасында
Бәләбәй студентлары – чемпионат җиңүчеләре арасында
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас