Марафонның үзенчәлеге – составына төрле уку йортлары вәкилләре кергән биш җыелма команда оештыру. Мондый формат интригалар өстәде һәм катнашучылар арасында белем һәм тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итте. Балалар, тирән белемнәрен һәм стандарт булмаган фикерләүләрен күрсәтеп, химия, биология, физика һәм математика өлкәләреннән мәсьәләләрне чишүгә энтузиазм белән алындылар.
Интеллектуаль уен биш мавыктыргыч блоктан торды: "Визит карточкасы", "Фәнни укулар", "Кара тартма", "Видео-тур", "Блиц-тур".
Әзерлек дәрәҗәсе төрле булуга карамастан, бердәмлек һәм көчле мотивация барлык катнашучыларга үзләренең иң яхшы белемнәрен һәм көчләрен күрсәтергә ярдәм итте.
Интеллектуаль көрәш нәтиҗәләре буенча «Ваше величество» командасы җиңүче булды, аның составына 15нче мәктәп укучылары Анна Шукаева, Илья Шипицин, Арина Васильева, Григорий Иванов, Милана Садыйкова һәм Сабина Хәйруллина керде.
Сүз җиңүчеләргә:
– Команда составы ахырына кадәр диярлек табышмак булып калды. Мәсәлән, Аннаны без стартка бер көн кала гына чакырдык, Ильядан аның табигый фәннәрдән тирән белеме турында белеп. Мәктәп программасыннан алынган мәгълүмат ярдәмендә җиңүгә ирештек дип уйлыйбыз, кайдадыр өстәмә әдәбият һәм гомуми эрудиция ярдәм итте.
Кымыз турындагы проектка килгәндә, аның идеясе күптән туды. Эшнең төп авторы Арина Васильева концепцияне эшләп бетерде. Без әлеге проект турында мөмкин кадәр күбрәк кешенең белүен теләдек.
Баштан ук безнең команданың иң көчлеләрнең берсе булуы ачык иде, һәм беренче раундларда җиңгәннән соң үзебезнекеләргә ышаныч туды.
Фестивальне оештыручылар – педагоглар Виктория һәм Михей Жариновлар, шулай ук СамДТУның Бәләбәйдәге филиалы яшь интеллектуалларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм энтузиазмын билгеләп үттеләр.
Призларны шәхси эшмәкәрләр Марина Корнеева, Наталья Копанева һәм Юлия Сафина бирде.
Регина Иванова. Фотолар СамДТУдан.