Конкурста Бишбүләк районы укучылары да актив катнашты.
Чараны татар гимназиясе укучылары матур җырлар белән башлап җибәрде. Конкурста катнашучылар татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңае белән, нәкъ аның шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерделәр.
Жюри әгьзалары җырчы Минегали Хөснетдинов, филиал студентлары, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты Нәсимә Әнвәр кызы Мөкимова укучыларның чыгышларын игътибар белән тыңлап, лаеклы бәя бирделәр. Иң яхшы дип танылганнары шигырь конкурсының Стәрлетамак шәһәрендә үтәчәк республика этабында катнашачак.
Бәләбәй татар гимназиясеннән Салихова Мәдинә(10кл.), Габдрафикова Илизә(10 кл.), Галиахмедов Әхәт (10 кл.) Бәләбәй данын яклаячаклар. Укучыларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, тагын да биек үрләргә ирешүләрен телибез!
Чараны оештыручыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Люзия Фаттахова, татар теле һөм әдәбияты укытучысы.