Ярышларда «Гидравлик һәм пневматик җиһазларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау» һәм «Сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү, эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлекләре студентлары катнашты.
Конкурс ике этапта узды: теоретик этапта – сораулар белән бланкларда тематик биремнәрне чишү һәм практик этапта – укыту җайланмасында эшләү: җайланманың гади төеннәрен һәм механизмнарын сүтү, җыю һәм детальләрне слесарьларча эшкәртү.
Егетләр слесарьлык өлкәсендә яхшы теоретик белемнәрен күрсәттеләр һәм практик биремне бик яхшы үтәделәр.
Алсу Фәизова әзерләде.
Фотолар көллияттән бирелде