Барлык яңалыклар
Мәғариф
28 февраль , 17:00

Бәләбәй мәктәп укучыларының экологик триумфы

Экология буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында өч йөздән артык катнашучы арасында Бәләбәй укучылары лаеклы әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм призерлар исәбенә керделәр.

Бәләбәй мәктәп укучыларының экологик триумфы
Бәләбәй мәктәп укучыларының экологик триумфы

Татар гимназиясе укучылары Розалина Абдуллина (укытучысы Г.Ф. Габдрахманова), 15нче мәктәп укучылары Сабина Хәйруллина (укытучысыы Е. В. Старостина) һәм 17нче мәктәп укучылары Виктория Ченсова белән Арсения Белова (укытучылары О. С. Надолько) интеллектуаль сынауны уңышлы үтәделәр.

Розалина һәм Сабина 2026 елгы үзләрен танытырга өлгергәннәр иде инде. Элегрәк  газета аларның уңышлары турында язган иде. Хәзер Арсения Белова һәм Виктория Ченсова турында җентекләбрәк сөйләрбез.

 –  Балачактан ук күп кенә олимпиадаларда катнашам, төрле фәннәр буенча муниципаль һәм республика этапларында призер һәм җиңүче булдым.

Һәрчак алган белемнәрем файда китерсен өчен тырыштым, шуңа күрә буш вакытымда «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлык проектларында һәм «Изгелек миссиясе» акцияләрендә катнашам, – дип уртаклашты Арсения.

Экология буенча олимпиада ике турда узды: теоретик мәсьәләләр һәм тикшеренү проектларын яклау.

Үз проектында Арсения туфракны һәм суны пычратучы химик ашламаларга алмаш эзләгән. Ул яшел суүсем хлорелла суспензиясен үстергән һәм аның белән төрле үсемлекләрнең орлыкларын эшкәрткән.

– Хлорелла үсешне тизләтә һәм, иң мөһиме, үсемлекләрне стресстан – тозланудан, авыр металлардан һәм химиядән саклый икән, – дип өстәде Арсения.  – Барлык тәҗрибәләрне дә үзем үткәрдем, реаль культураларда, һәм нәтиҗәләр расланды. Минемчә, бу экологик киләчәккә адымнарның берсе.

Виктория Ченсова «Эко-косметика: табигый һәм экологик косметик продукция булдыру»проекты белән чыгыш ясады.

– Кулланыла торган косметика составына һәрвакыт җитди карый идем, шуңа күрә экология буенча проект язу турында әйткәч, идея үзеннән-үзе барлыкка килде, - дип уртаклашты мәктәп укучысы.

Виктория Русиядә косметика өчен табигый чимал базарын өйрәнгән һәм табигый ингредиентлардан сыйфатлы косметик чаралар булдыру өчен зур мөмкинлек  турында нәтиҗәгә килә. Үткәрелгән анализ нигезендә ул рецептура уйлап таба, кирәкле ингредиентлар сатып ала һәм берничә косметик продуктның: баттер, скраб, румяна һәм иреннәр өчен ялтыравыкның прототипларын төзи.

Алсу Фәизова.

Фотолар мәктәпләрдән.

Бәләбәй мәктәп укучыларының экологик триумфы
Бәләбәй мәктәп укучыларының экологик триумфы
Бәләбәй мәктәп укучыларының экологик триумфы
Бәләбәй мәктәп укучыларының экологик триумфы
Бәләбәй мәктәп укучыларының экологик триумфы
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас