Барлык яңалыклар
Мәғариф
3 март , 17:00

Һөнәрилеген төбәк дәрәҗәсендә исбатлады

Бәләбәй гуманитар-техник көллияте студенты Екатерина Петрова «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында җиңүче булды (остазлары Елена Дремина һәм Эльмира Хафизова).

Һөнәрилеген төбәк дәрәҗәсендә  исбатлады
Һөнәрилеген төбәк дәрәҗәсендә исбатлады

Ярышлар 2 февральдән 13 февральгә кадәр бөтен төбәктән 59 мәгариф оешмасында узды. Екатерина Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр көллиятендә узган «Оешмаларның бизнес-процессларын автоматлаштыру» компетенциясендә чыгыш ясады.

Студент кыз чемпионатның биш модульдән торуын сөйләде: тарихи мәгълүматларны йөкләү өчен инструмент эшләү, Канбан-такта өчен белдерүләр системасын үстерү, проектлар буенча чыгымнарны финанс исәбенә алуны үстерү, проектлар буенча хисап системасын үстерү, хезмәт хакы исәпләү механизмын тестлаштыру.

"Көненә икешәр модуль башкардык, аларның һәркайсына өчәр сәгать бирелә иде. Минем өчен иң җиңеле программаны тестлаштыру булды, ә кыенлыклар проектлар буенча белдерүләр системасын үстерү модулен башкарганда туды», – дип уртаклашты кыз.

24 февральдә «Торатау» конгресс-холлында БР «Профессионаллар» чемпионатын ябу  тантанасы ябылышы булды, анда Екатерина беренче урын өчен Диплом белән бүләкләнгән.

"Конкурсның һәр этабы алдыннан дулкынландым, нәрсәнедер онытырмын яки эшли алмам дип курыктым. Җиңәрмен дип уйламаган да идем. Өч көн буе мораль яктан авыр булды, кичкә таба бик арыдым, ләкин барыбер киләсе сынауга әзерләнүне дәвам иттем, бу, һичшиксез, үз ролен уйнады һәм ахыргы нәтиҗәгә китерде», – дип белдерде Екатерина Петрова.

Алсу Фәизова.

Фотолар көллияттән.

 

Һөнәрилеген төбәк дәрәҗәсендә  исбатлады
Һөнәрилеген төбәк дәрәҗәсендә  исбатлады
Һөнәрилеген төбәк дәрәҗәсендә исбатлады
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас